Дәүләт программасы чаралары үтәлешен тикшерү

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан республиканың Саба муниципаль районында “Татарстан Республикасының 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешен планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе, муниципаль хезмәткәрләрнең эш урынында үз-үзләрен тотышлары һәм мәнфәгатьләр конфликтын көйләү таләпләрен үтәү буенча комиссия эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләре каралды, 2015-2020 елларга муниципаль коррупциягә каршы программа, норматив хоккукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, муниципаль норматив хокукый базаның коррупциягә каршы тору өлкәсендәге торышы, шулай ук программаның башка чаралары үтәлеше барышы өйрәнелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтлары бүлекләрен “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыру һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча тутыруга Бердәй таләпләрне раслау турында” карары нигезендә районның рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең тиешле таләпләргә туры килүенә аерым игътибар бирелде.

Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре турында район башлыгы Р.Н.Миңнеханов, муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Н.Ф.Заһидуллин, шулай ук район советы аппаратының юридик бүлеге башлыгы  А.И.Миникаев белән фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International