Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында

2010 елның 12 августы, пәнҗешәмбе
2010 елның 27 июлендә “Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында” 210-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелды. Бу документ тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең принциплары һәм процедурасы, түләү шартлары һәм тәртибе, гариза бирүчеләр хокуклары һәм хакимият органнарының вазыйфалары билгеләнә. Аерым алганда, гражданнар дәүләт хезмәт күрсәтүләре турында тулы, актуаль һәм дөрес мәгълүматларга ия булырга, ул мәгълүматларны дистанцион рәвештә электрон төрдә алырга хокуклы. Органнар исә, соралган мәгълүматларны үз вакытында һәм стандарттагыча бирергә тиеш.
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре буенча күп функцияле үзәкләр ачу каралган. Алар “бер тәрәзә” принцибы буенча эшләячәк һәм башка органнар белән гариза бирүче исеменнән, аннан башка, хезмәттәшлек итәчәк.
Дәүләт хезмәт күрсәтүләренең бердәм порталын булдырырга планлаштырыла. Аның аша гариза бирүче соравын бирә алачак һәм кирәкле документларын сорый алачак, дәүләт хезмәт күрсәтүнең барышы хакында белә, нәтиҗәсенә ия була, дәүләт пошлинасын түли алачак.
Дәүләт хезмәт күрсәтүләрнең үтемлелеген үстерү өчен 2012 елның 1 гыйнварыннан универсаль электрон карталарны гамәлгә кертү планлаштырыла. Бу карталар ярдәмендә гражданнар дәүләт хезмәт күрсәтү өчен мөрәҗәгать итәчәкләр, юридик әһәмияттәге эшчәнлекләрен электрон рәвештә башкарачаклар. Киләчәктә карта паспортны, медицина полисын, иминлек пенсия таныклыгын һәм банк картасын алыштырачак.
Аерым нигезләмәләреннән тыш, әлеге Федераль закон рәсми рәвештә басылып чыккан көненнән үк үз көченә керә. Ул нигезләмәләр өчен аерым срок каралган.
Әлеге Федераль закондагы 6 статьясының 3 пункты, 7 статьясының 2 һәм 3 пунктлары, 21 статьясындагы 3 өлешенең 5 пункты 2011 елның 1 июленнән үз көчләренә керәләр.
Федераль закон тексты "Российская газета"ның 30.07.2010 елдагы 168 номерында, Россия Федерациясе законнары җыелмасының 2.08.2010 елдагы 31 номерының 4179 статьясында дөнья күрде.
 
 «Гарант» компаниясе материалларыннан
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International