Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте Стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын Тәтеш муниципаль районында башкару турында

2010 елның 13 августы, җомга
Узган көнне Татарстан Республикасы коррупциягә каршы сәясәте Стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын башкаруны контрольдә тоту һәм координацияләү, аны оештыра торган башкаручыларның хезмәттәшлеге буенча ведомствоара эшче төркем әгъзалары Шевчук В.Н., Батаршин А.Р., Чашин А.М. күрсәтелгән республика программасының, шулай ук Тәтеш муниципаль районында эшләп килүче аналогик муниципаль программаның үтәлүен тикшерделәр.
Төркемнең Тәтеш муниципаль районында эшләү нәтиҗәләре, шулай ук коррупциягә каршы законнарның федераль һәм республика дәрәҗәсендә камилләшүен исәпкә алган коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге мәсьәләләр хакында коррупциягә каршы комиссияләрнең район җитәкчеләре һәм Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнарының район газеталары баш мөһаррирләренең җыелма семинар-киңәшмәсендә фикер алышынды.
Семинар-киңәшмәдә Тәтеш муниципаль районы башлыгы Ибятов Мухаррәм Мансур улы, югарыда күрсәтелгән муниципаль районнарда басыла торган газеталарның җаваплы хезмәткәрләре һәм баш мөһәррирләре катнашты.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International