Суд участоклары эшчәнлеге оештырылышын өйрәнү

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

2016 елның 13 апреленнән 15енә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Югары суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе белән берлектә, Татарстан Республикасының Лаеш суд районы буенча 1 нче һәм 2 нче суд участоклары эшчәнлегенең оештырылышы тикшерелде.

Эш барышында суд участокларының 2015 елдагы эшчәнлекләренең төп күрсәткечләре: эшнең оештырылышы, суд карарлары, беркетмәләрнең һәм башка эш документларының үз вакытында рәсмиләштерелүләре өйрәнелде.

Гражданнарның суд яклавын сорап мөрәҗәгать итүгә конституциядә билгеләнгән хокукларын киртәләрсез гамәлгә ашыру өчен тиешле шартлар белән тәэмин ителешкә, гражданнарны кабул итүнең оештырылышына, суд аппараты хезмәткәрләренең үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә һәм эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде.

Эшчәнлек нәтиҗәлелеген алга таба арттыру максатында Татарстан Республикасының Лаеш суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә тиешле күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International