Бөтенроссия суд дебатлары 2016

2016 елның 22 апреле, җомга

2016 елның 22 нче апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова “Бөтенроссия суд дебатлары 2016” XII  студентлар модель процессының тантаналы ачылышында чыгыш ясады.  Лариса Юрьевна булачак юристларга сәламләү чыгышы белән мөрәҗәгать итте һәм чараның югары дәрәҗәдә оештырылганлыгы өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Чара Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты базасында узды.

“Бөтенроссия суд дебатлары”н уздыру максаты булып хокукый чынбарлыкның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу, Россиянең әйдәп баручы университетлары белән мөнәсәбәтләрне ныгыту, юриспруденция өлкәсендә теоретик һәм гамәли белемнәр алмашу, шулай ук яшь юристларны чын суд процессларында катнашуга әзерләү тора.

Унбер ел дәвамында “Бөтенроссия суд дебатлары” модель процессында Россиянең юридик югары белем бирүче уку йортлары студентлары катнашып килә.

Бүген дебатларда катнашучылар үз көчләрен өч юнәлештә: гражданлык, җинаятьчелек һәм конституцион суд эчәнлегендә сынап карадылар.

Командалар, суд эшләре буенча үз фикерләрен, үз позицияләренең законлылыгын һәм нигезлелеген дәлилләп, үзара раундларда ярышалар. Суд каршында ышанычлы чыгыш ясап, студентлар якларның мәнфәгатьләрен кайгырталар.

Конкурсның кунаклары һәм судьялары исә хәзерге вакытта эшчәнлек алып бара торган юристлар, прокуратура һәм адвокатура органнары, судьялык берләшмәләре, Идел буе округының Арбитраж суды хезмәткәрләре һәм башкалар.

Чараны оештыручылар сыйфатында НИРС, К(И)ФУ юридик факультеты студентлар фәнни берләшмәсе, “Россия юристлар ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый берләшмәсенең Татарстан төбәк бүлеге, “Гарант компаниясе, университетның юридик факультеты җитәкчелеге һәм администрациясе чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International