2016 елның 25 нче апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Ведомствоара координацияләү комитетының хокук мәсьәләләре буенча Эксперт советы утырышы булып узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
Эксперт советы утырышында түбәндәге закон проектлары каралды һәм хуплады:
“Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында;
“Фән һәм фәнни эшчәнлек турында” Татарстан Республикасы законының 4 статьясының 3 нче пунктын үз көчен югалткан дип тану турында;
“Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы турында” Татарстан Республикасы законының 27 статьясына үзгәреш кертү турында;
“Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарына халыкка транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсендә дәүләт вәкаләтләре бирү турында” Татарстан Республикасы законының 1 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү турында”;
шулай ук “Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексына һәм “Элемтә турында” федераль законның 44 статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты.