2016 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә “Татарстан Республикасының 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешен планлы тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору буенча идарә җитәкчесе каршындагы комиссия, дәүләт хезмәткәрләренең эш урынында үз-үзләрен тотышлары һәм мәнфәгатьләр конфликтын көйләү таләпләрен үтәү буенча комиссия эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды, норматив хоккукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, муниципаль норматив хокукый базаның коррупциягә каршы тору өлкәсендәге торышы, шулай ук программаның башка чаралары үтәлеше барышы өйрәнелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтлары бүлекләрен “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыру һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча тутыруга Бердәй таләпләрне раслау турында” 225 номерлы карары нигезендә “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең тиешле таләпләргә туры килүенә аерым игътибар бирелде.
Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең хокук бүлеге башлыгы А.А.Исмәгыйлев, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы А.Ф.Гатауллина, шулай ук Идарәдә коррупция һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат И.Е.Мазуров белән фикер алышынды.