Баулы муниципаль районына чыгу

2016 елның 29 апреле, җомга

2016 елның 28 нче апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дәүләт хакимият органнары, Татарстан Республикасының адвокатлар һәм нотариаль палатасы белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмат-консультация бирү төркеме составында  Баулы муниципаль районының Кзыл-Яр һәм Исергәп авыл җирлекләрендә гражданнарны кабул итү эшендә катнаштылар.

Гражданнарны кабул итү барышында ике авыл җирлегеннән булган 51 кешегә хокукый ярдәм күрсәтелде.

Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген торак йортка газ үткәрү, каты көнкүреш калдыкларын чыгарып түгү, аерылышкан чакта мал бүлү, суд карарлары үтәлеше, педагогларга яшьләре җитү сәбәпле өстәмә пенсия билгеләнү буенча мөрәҗәгать тәртибе, инвалидлык, пенсиянең индексацияләнүе, бер уку йортыннан икенчесенә күчү тәртибе, ятим балаларга торак бирү мәсьәләләре кызыксындыра иде.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да барлык сораулар буенча тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International