Татарстан Республикасы Законнары җыентыгы турында

2010 елның 3 сентябре, җомга
Татарстан Республикасы Законнары җыентыгының беренче ике томы кәгазь һәм электрон төрләрдә дөнья күрде.
I томга ТАССРның барлык Конституцияләре (шул исәптән 1926 елның 9 гыйнварында Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты комиссиясендә автоном республикалар вәкилләре киңәшмәсендә кабул ителгән, әмма Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Бөтенроссия Советлары Съезды тарафыннан расланмаган ТАССР Конституциясе проекты, Конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы законнар, шулай ук Россия Социалистик Федератив Совет Республикасының ТАССРның дәүләти корылышына кагылышлы актлары кертелде.
II томда Татарстан Республикасының гамәлдәге законнарын һәм башка норматив хокукый актларын туплау эше башланды, аңа Татарстан Республикасы Законнары Җыентыгының “Конституция законнары” исемле I бүлекнең беренче биш өлеше кертелде.
Аерым алганда, II томда Татарстан Республикасы Конституциясе (шул исәптән актуаль редакциядәгесе) һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы барлык Татарстан Республикасы законнары, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турындагы Шартнамә һәм аны раслау турындагы Федераль закон урын алган.
Шулай ук II том Кеше һәм гражданның хокукларын һәм иреген яклау, Татарстан Республикасының административ-территориаль корылышы, референдум һәм сайлауларга кагылышлы норматив хокукый актларының актуаль редакцияләрен үз эченә алган.
Законнар җыентыгының беренче ике томының кәгазь төрдәгесе рус телендә 300 һәм татар телендә 200 данәдә дөнья күрде. Әлеге нөсхәләр закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарына, юридик белгечлек буенча белгечләр әзерләүче югары уку йортларына, шулай ук төрле оешмаларга юлланачак.
Электрон төрдәге Законнар җыентыгының беренче ике томы “Гарант” хокукый системасы логотибы астында Интернет челтәрендә урнаштырылды.
Җыентыкның чираттагы томнарын чыгару эше дәвам итә, аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең бүтән башкарма органнары, Татарстан Республикасы судларының хокукый статусын билгели торган һәм эшчәнлекләрен регламентлый торган “Конституция законнары” бүлеге өчен документлар туплау эше дәвам итә (Җыентыктагы I бүлекнең булачак 6-9 өлешләре).
Җыентыкның I бүлегенә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте, Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары, Татарстан Республикасының дәүләт символлары, дәүләт телләре, дәүләт бүләкләре, дәүләт премияләре, бәйрәм һәм истәлекле көннәре, җирле үзидарә органнары һәм конституция законнарының башка мәсьәләләре белән бәйле законнарны үз эченә алган 10-16 өлешләрне кертү буенча әзерлек чаралары башкарыла.
Тулаем алганда, Җыентыкның I бүлеге буенча өстәмә рәвештә тагын 3 том бастырып чыгару планлаштырыла, шуларның берсе быел, ягъни 2010 елда ук дөнья күрер дип көтелә.
Җыентыкның II-XII бүлекләре якынча фаразлар буенча 2011-2012 елларда 6 томда дөнья күрәчәк.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International