Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру турындагы Республика программасы чараларын башкару буенча видеоконференция режимында узган киңәшмә
2010 елның 3 сентябре, җомга
Бүген видеоконференция режимында муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары һәм шәһәр округлары вәкилләре белән киңәшмә үтте. Аның барышында “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.09.2008 елдагы 693 номерлы карары белән расланган, 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру турындагы Республика программасына үзгәрешләр кертү хакында” 18.08.2010 елдагы 666 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын гамәлгә ашыру чаралары турында” мәсьәләсе күтәрелде.
Киңәшмә инициаторы һәм үткәрүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы.
Мәсьәләне тикшерү Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге баш киңәшчесе А.Ю.Панкратов катнашында барды.
Киңәшмә эшендә республика ммнистрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук муниципаль район һәм шәһәр округларының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру комиссияләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов алып барды.
Комиссияләр тарафыннан Программаның моңарчы булган чараларын гамәлгә ашыру өлешендә Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге баш киңәшчесе А.Ю.Панкратов чыгыш ясады.
Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады. Ул үз чыгышында Татарстан Республикасының норматив базасы Россиядә иң яхшысы булуын хәбәр итте, ләкин шул ук вакытта программа чараларын гамәлгә ашырылуының сүлпән барышына үз ризасызлыгын белдерде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге
Киңәшмә тезислары
“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.09.2008 елдагы 693 номерлы карары белән расланган, 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру турындагы Республика программасына үзгәрешләр кертү хакында” 18.08.2010 елдагы 666 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын гамәлгә ашыру чаралары турында” Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру турындагы Республика программасы чараларын башкару буенча видеоконференция режимындагы киңәшмә 03.09.2010 12:00