2016 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнары вәкилләре белән Татарстан Республикасының аларга бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен башкару мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.
Республиканың 2016 елның I кварталына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү вәкаләте бирелгән административ комиссияләре һәм урындагы затлары эшчәнлеге турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә күзәтчелекне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова чыгыш ясады. Чыгышта хисап мәгълүматларына анализ да тәкъдим ителде.
Киңәшмәдә СПФХнең ТР буенча идарәсенең башкару производствосын оештыру бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы А.В.Зиннәтова катнашты, ул җәзалар билгеләү турында административ комиссияләр тарафыннан чыгарылган карарларның үтәлеше һәм хокук бозучылардан штрафлар түләттерү эшенең барышы турында сөйләде.