2016 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен “Җирле үзидарә органнары тарафыннан халык алдындагы чаралар турындагы законнарны гамәлгә ашыру” темасына видеоконференция режимында өйрәтү семинары узды.
Семинарда Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе урынбасары - Гражданнар җәмәгатьчелеге институтлары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Беляков Роман Юрьевич, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең коммерцияле булмаган оешмалар эшләре буенча бүлегенең баш белгече-эксперты Игнатьев Сергей Константинович, Россия ЭЭМның ТР буенча җәмәгать тәртибен саклауны оештыру һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек идарәсе өлкән инспекторы Силко Игорь Александрович, Казан шәһәре прокуроры ярдәмчесе Габитов Руслан Ринат улы катнаштылар.
Семинар барышында Татарстан Республикасында иҗтимагый-сәяси хәл, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы һәм аның территориаль органнарының коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген контрольдә тоту (күзәтчелек) буенча вәкаләтләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук Татарстан Республикасында “Җыеннар, митинглар, йөрешләр һәм демонстрацияләр турында” 2004 елның 19 июнендәге 54-ФЗ Федераль законының гамәлгә ашырылуы турындагы мәсьәлә күтәрелде һәм халык алдындагы чараларны уздыру тәртибен регламентлый торган законнарның үтәлешенә прокурор күзәтчелеге практикасы каралды.