Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 16 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Казан шәһәренең Вахитов, Авиатөзелеш, Совет, Идел буе суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә уздырылды.

Чараларда шулай ук министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлегенең, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең һәм хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең җитәкчеләре һәм әйдәп баручы белгечләре катнашты.

Очрашулар кысаларында суд эше, “Җәмәгать судьялары” программалар комплексы белән һәм Документлар әйләнешенең бердәй ведомствоара системасында эшләүдә хаталар, шулай ук җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү буенча актуаль мәсьәләләр каралды. Гражданнардан җәмәгать судьялары гамәлләренә карата министрлыкка кергән шикаятьләргә дә игътибар бирелде. Аппарат хезмәткәрләре үз вазыйфаларын үтәүгә җавапсыз карау һәм гражданнарга илтифатсыз мөнәсәбәткә юл куймау буенча кисәтелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International