2016 елның 18 маеннан 21енә кадәр Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова VI Петербург Халыкара Юридик Форумы эшендә катнашты.
Форум эшендә ел саен Россиянең һәм чит ил дәүләтләренең югары урындагы затлары, икътисад, хокук һәм халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дөньяда әйдәп баручы экспертлар, дөньяның зур компанияләренең юридик бүлекчәләре җитәкчеләре, халыкара юридик җәмгыять вәкилләре катнаша.
Форум 2016 программасы үз эченә “Хокукка ышаныч – глобаль кризисларны чишү юлы” темасына пленар утырышны, презентацияләрне, премияләр тапшыруны, конференцияләрне, шулай ук илледән артык дискуссия сессияләрен алган иде.
Форумның төп темалары:
хокук системаларының үзара хезмәттәшлеген яхшырту һәм глобальләштерү шартларында хокукны үстерү кыенлыкларын чишү буенча бердәй чаралар эшләү;
чит илләрнең норма чыгару һәм хокук куллану буенча иң яхшы тәҗрибәләрен исәпкә алып Россия хокук белемен модернизацияләү, хокук мөнәсәбәтендәге барлык субъектларның (шул исәптән эшкуарларның, чит ил инвесторларының, авторлык хокуклары ияләренең, һ.б.) хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә Россия закон чыгару эшен дөнья стандартларына туры китерү;
Россиядә һәм бөтен дөньяда заманча юридик фән һәм юридик белем бирүне үстерүгә булышлык итү.