Дәүләт программасы чараларының үтәлешен тикшерү

2016 елның 27 мае, җомга

2016 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге  хезмәткәрләре тарафыннан Нурлат муниципал районында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе ,  дәүләт хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча комиссиянең эшчәнлекләре мәсьәләләре каралды, 2015-2020 елларга коррупциягә каршы муниципаль программа, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, коррупциягә каршы тору өлкәсендә муниципаль норматив хокукый базаның торышы өйрәнелде,  шулай ук программаның башка чараларының үтәлеше каралды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтлары бүлекләрен “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыру һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча тутыруга Бердәй таләпләрне раслау турында” карары нигезендә районның рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең тиешле таләпләргә туры килүенә аерым игътибар бирелде.

Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре турында муниципал район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Ф.Ю.Терентьев белән фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International