2016 елның 26 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә бәйге уздыруны оештыру буенча комиссия утырышы булып узды.
Конкурс Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы аппаратларында вазыйфалар башкара торган Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәләрен үстерү һәм нәтиҗәле кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләре профессиясенең дәрәҗәсен үстерү максатыннан үткәрелә.
Бәйгенең төп бурычлары булып тора:
һөнәри яктан иң яхшы әзерлекле, тирән белемле һәм югары квалификацияле белгечләрне ачыклау һәм бүләкләү;
иҗади потенциалны, инициативалар һәм новаторлыкны үстерү, гражданлык хезмәткәрләренең һөнәри осталыкларын камилләштерү;
эшнең иң яхшы формалары һәм алымнарын тарату, һөнәри аралашу диапазонын киңәйтү.
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча конкурста катнашучылар исемлеге расланды.