Җирле үзидарә турында Законнардагы яңалыклар

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы (алга таба - Закон) белән Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертелде.

Әлеге Закон белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләренә дәүләт милкендә яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрендә аларны җир кишәрлекләрен бирмичә һәм сервитутлар билгеләмичә дә урнаштырырга мөмкин булган объектларны урнаштыру тәртипләрен һәм шартларын билгеләү кертелгән.

Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә, аерым алганда җир кишәрлекләрен  сатып алу юлы белән алу өлешендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының вәкаләтләре бетерелде.

Татарстан Республикасы җирләре составына космик эшчәнлекне тәэмин итү һәм иминлек җирләре дә кертелде. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр составында шулай ук җирләрне тискәре йогынтыдан саклау өчен каралган яшь үсентеләр белән капланган җирләр дә билгеләп куелган. Шәһәр яны зоналары дигән төшенчә юкка чыгарылган.

Дәүләт милкендә яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен бирү тәртибе регламентлана.

Җир кишәрлекләрен түләүсез нигездә бирү мәсьәләсенә дә ачыклыклар кертелгән. Шулай итеп, дәүләт милкендә яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләре ниндивидуаль торак төзелеше яки шәхси хуҗалык алып бару өчен бер тапкыр түләүсез нигездә алты елдан артыграк булмаган вакытка бирелә. Җир кишәрлекләре шәһәр яки авыл җирлекләрендә төп эш урыннары буенча белем бирү оешмаларында ( “педагогик белем бирү”, “мәктәпкәчә белем бирү”, “башлангыч сыйныфларда белем бирү”, “өстәмә белем бирү педагогикасы” белгечлекләре буенча), медицина учреждениеләрендә (“дәвалау эше”, “акушерлык эше”, “сестралык эше” белгечлекләре буенча) һәм авыл хуҗалыгы оешмаларында (“агрономия”, “ветеринария”, “зоотехния”, “агроинженерия”, “авыл хуҗалыгын механизацияләштерү ") эшләүче гражданнарга бирелә.

Өч яки аннан да артыграк балалары булган гражданнарга түләүсез нигездә җир кишәрлеге бирү мәсьәләсе аныкланды (җир кишәрлеген бирү индивидуаль торак төзелеше, дача төзелеше, шәхси хуҗалык алып бару, бакчачылык яки яшелчәчелек объектлары урнаштыруны алдан килештереп  гамәлгә ашырыла).

Шәһәр округлары биләмәләрендә яши торган күпбалалы гаиләләргә бирелергә мөмкин булган җир кишәрлекләре исемлеге дә киңәйтелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International