Россия юристлары Ассоциациясе Татарстан региональ бүлегенең футбол төркемен тәбрикләү

2010 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе
Узган көнне Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге һәм Марий-Эл региональ бүлеге төркемнәре арасында Рубин-Барселонаның УЕФА чемпионнар Лигасындагы уенына багышланган иптәшләр футбол уены булды.
Ике төркем футболчыларының киеренке көрәшендә 3:2 саны белән кунаклар җиңде.
Шуннан соң Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге футбол төркемен тәбрикләү булды. Бу елны ул “Россия юристлары Ассоциациясе” Гомумроссия җәмәгать оешмасы төркемнәре арасында 1-нче футбол турнирында Кубокка лаек булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министры, Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан бүлеге рәисе төркем әгъзаларын яуланган җиңү белән җылы котлады һәм РЮА Татарстан бүлеге исеменнән уенчыларга рәхмәт хатлары һәм җиңүче төркем фотосурәтен тапшырды.
Тантаналы чара Рубин – Барселона төркемнәре арасындагы уенны карау белән тәмамланды.
  
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International