Федерация Советы Россия сайлаулар законнарына кертелгән үзгәрешләрне хуплады

2010 елның 1 октябре, җомга
Федерация Советы “Сайлаулар һәм референдумнар үткәргән вакытта учёттан төшү таныклыкларын куллану тәртибен ачыклауга бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль законны хуплады.
Regions.Ru Россия парламентының югары палатасы матбугат үзәгенә хәбәр иткәнчә,
Россия Президентының Федераль Җыелышка булган Юллавындагы нигезләмәләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә тиешле закон акты учёттан төшү таныклыклары белән бәйле законга каршы килә торган эшләрне булдырмау өчен зарур булган нормаларны кертә.
Аерым алганда, учёттан төшү таныклыклары катгый отчетлык документлары буларак сайлаулар, референдумнар үткәрелә торган бөтен территориядә бердәм нумерациягә ия булуы ачыкланды. Аларны җитештергән вакытта махсус саклану элементлары кулланылачак, шул исәптән су билгеләре яисә типография ысулы белән микрошрифтлы язмалар.
Хокук акты учёттан төшү таныклыкларын исәпкә алу һәм бирү тәртибен һәм алар буенча тавыш бирү тәртибен регламентлаштыра. Моннан тыш, закон тарафыннан учёттан төшү таныклыкларын законсыз рәвештә җитештерү һәм саклау, аларны урыннан-урынга күчерү өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнә. Шулай ук, учёттан төшү таныклыкларын бирү тәртибен бозган өчен, сайлау бюллетенен законсыз рәвештә алу өчен, шул исәптән учёттан төшү таныклыгы буенча, ясалма учёттан төшү таныклыгы кулланган өчен административ җаваплылык чарасы кертелә.
 
www.regions.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International