Кама Тамагы муниципаль районында өлкәннәр көне

2010 елның 1 октябре, җомга
1 октябрь көне – Халыкара Өлкәннәр көне.
Татарстанда миллионнан артык пенсионер яши, аларның күбесе бүгенге көндә актив җәмәгать тормышында кайныйлар һәм үсеп килүче яшь буенга үзләренең тәҗрибәләрен кызганмыйлар.
Татарстан тарафыннан үткәрелә торган социаль сәясәтнең приоритетлы юнәлеше булып өлкәннәр ихтыяҗларына ихтибарлык, өлкән буынга ихтирамлык һәм хөрмәт тора.
Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнары һәм муниципаль берәмлекләр тарафыннан ел саен өлкәннәр көненә туры китереп Бөек Ватан сугышының авыр елларын кичергән һәм сугыш җимергән илнең халык хуҗалыгын күтәрүгә зур өлеш керткән сугыш һәм хезмәт ветераннарын котлауга багышланган чаралар үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министры М.М.Корманов ТР Кама Тамагы муниципаль районында бу бәйрәмгә багышлап үткәрелгән тантаналы чараларда катнашты.
Муниципаль район башлыгы З.Г.Гәрәфиев белән бергә Юстиция министры М.М.Корманов бәйрәмдә район Мәдәният йортында Кама Тамагы эшчеләр поселогында яшәүчеләр белән очрашты. Монда сугыш һәм хезмәт ветераннары, районда яшәүче өлкәннәр чакырылган иде. Активистларга һәм хезмәт ветераннарына бүләкләр, рәхмәт хатларын тапшырулар урын алган тантаналы җыелыш узды. Бәйрәм уңаенннан барлык өлкәннәргә дә бүләкләр тапшырылды.
Тантаналы чаралар барышында Юстиция министры М.М.Корманов ветераннарны һәм өлкәннәрне җылы тәбрикләде һәм аларга күп еллар буе фидакарь хезмәт күрсәткәннәре өчен, тормыш зирәклеге, күтәренке рух, ягымлылыклары һәм сүнмәс рух дәрте өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Ул шулай ук сугыш һәм хезмәт ветераннарының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм матди торышларын ныгыту юнәлешләрендә республикабызда соңгы елларда эшләнелеп килүче чаралар турында да сөйләде.
Чара район үзэшчән сәнгать артистларының концерты һәм “Супер дәү әни” конкурсы белән тәмамланды.
  
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат Үзәге
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International