ТР Судьялар советы утырышында

2016 елның 3 июне, җомга

2016 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында Р.А.Шәрифуллин рәислегендә узды.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисенең гражданлык эшләре буенча урынбасары М.М.Хәйруллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты  идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Г.А.Габдрахманова, республиканың район (шәһәр) судлары рәисләре катнашты.

Көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылган булып, аларның  иң мөһиме - Татарстан Республикасы судларының һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсе иде. Әлеге темага докладлар белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Ю.Г.Мягков, Татарстан Республикасы Югары Судының җинаять эшләре буенча 1 инстанция суд составы рәисе  И.З.Салихов чыгышлар ясадылар.

Төп чыгышлардан соң фикер алышулар үткәрелде.

Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр буенча фикер алышулар нәтиҗәләреннән чыгып, Татарстан Республикасы Судьялар советы тарафыннан карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International