“Россия законнарын кодификацияләү” халыкара хокукый укулар

2010 елның 4 октябре, дүшәмбе
2010 елның 1 октябрендә Санкт-Петербургта “Россия законнарын кодификацияләү” темасына М. М. Сперанский исемендәге халыкара хокукый укулар уздырылды. Бу укулар Россия империясенең тулы законнар җыелмасы басылуына 180 ел һәм Россия империясенең законнар җыентыгына 175 ел тулуга багышланды. М. М. Сперанский исемендәге Укулар РФ Юстиция министрлыгы белән берлектә Россия юристлары Ассоциациясе һәм РФ Конституцион суды тарафыннан үткәрелә.
Утырышта күренекле гыйльми-юридик өлкәдәсендәге галимнәрнең, законнар чыгару, башкару, суд хакимиятенең һәм Россия фәннәр академиясе әгъзалары чыгыш ясадылар. Аларның чыгышлары законнарны кодификацияләү һәм үстерүгә, Законнар җыентыгы системасына, хокуктан файдалану тәҗрибәсенә, шулай ук юриспруденция фәне теориясендә һәм бүгенге Россия законнарында Михаил Сперанскийның роленә багышланган иде. Чара барышында Россия империясе законнарының тулы басмасын тәкъдим итү булды.
Президент китапханәсе бинасында Михаил Сперанскийның тарихи мирасы һәм Россия законнары тарихын өйрәнү секцияләре, шулай ук шәхси хокук секциясе эшләде.
РФ Конституцион Судның Сенат залында конференциядә катнашучылар җәмәгать хокукына багышланган секциягә җыелдылар. СССР һәм РСФСР законнары җыентыгын әзерләү тәҗрибәсе турында фикер алышынды: бу тәҗрибәне бүгенге көндә куллану мөмкинлеге һәм зарурлыгы, Россиянең энергетика законнары, замандаш экология законнарын һәм Россия, Беларусь, Казахстан Таможня берлеге шартларында таможня законнарын кодификацияләү мәсьәләләре, милли куркынычсызлык турындагы Россия законнарының гамәлгә керү һәм аларны үстерү турындагы актуаль мәсьәләләр хакында сүз барды, шулай ук Михаил Сперанский концепциясе һәм бүгенге көн кысаларындагы “халык” төшенчәсен чагыштырып тикшерделәр.
Халыкара хокукый укуларда чыгыш ясаган Россия юристлары Ассоциациясе Президиумы әгъзасы, РФ Конституцион суд Рәисе В.Д.Зорькин үзенең докладында РФ хокук системасын камилләштерү, яңарту зарурлыгын ассызыклады.
 
Белешмә:
Михаил Михайлович Сперанский (1772-1839) - Россиянең Александр I һәм Николай I заманындагы җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, реформатор, закон чыгаручы, Россия юридик фәнгә һәм теоретик хокукый белемгә нигез салучы. Россия академиясе әгъзасы (1831), Император Фәннәр Академиясенең мактаулы әгъзасы.
Законнарны кодификацияләү белән җитәкчелек иткән М.М. Сперанский  Россия империясе законнарының тулы җыентыгын төзергә тәкъдим итте. Бу хезмәт 1830 елда дөнья күрде.
 
ММС материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International