Тәтеш районында Сабантуй

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

2016 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм министр урынбасары  М.М.Ибәтов Тәтеш муниципаль районында Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар.

Сабантуй тынычлык һәм иминлекне, халыкның гасырлардан килгән гореф-гадәтләрен, табигатьнең һәм туган җирнең гүзәллеген, байлыгын күрсәтә торган матур бәйрәм. Гасырлар аша узып килсә дә, ул үзенең төп асылын – республикадагы халыкның, нинди милләттән, нинди эш белән шөгыльләнүеннән, ничә яшьтә булуларыннан бәйсез рәвешә, дус-тату яшәүләрен чагылдыра торган бәйрәм ул.

Тәтеш районы халкын бәйрәм белән котлап, Рөстәм Илдус улы аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да котлавын укып китте.

Иртә таңнан бәйрәм кунакларын татар, рус, чуаш һәм мордва утарларында каршы алып, кунак иттеләр, милли киемнәр, гореф-гадәтләр белән таныштырдылар, һөнәрчеләр ясаган әйберләрне сату да оештырылды.

Бәйрәм кунаклары үзләрен чиләк-көянтә белән су ташуда, кашыкка йомырка салып йөгерештә, колгага менүдә, капчык киеп йөгерештә һәм башка уеннарда сынап карый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International