“Мәгариф турында” закон проектын җәмәгатьчелек тикшерәчәк

2010 елның 6 октябре, чәршәмбе
“Полиция турында” закон проекты белән охшаш рәвештә 1992 елдан бирле гамәлдә булган законны алыштырырга тиешле “Мәгариф турында” закон проектын да җәмәгатьчелек тикшерәчәк. Дәүләт башлыгы Д. Медведев РФ Мәгариф һәм фән минстрлыгына тиешле йөкләмә биргән. Махсус сайт булдырылачак.
Мәгариф министры А. Фурсенко проектның җитди рәвештә җиренә җиткереп эшләргә кирәклеге турындагы фикерләр белән килешә. Моңа дәлил булып документ хакында югары уку йортлары ректорлары белән фикер алышу нәтиҗәләре тора – югыйсә, 600 ләп төзәтмә тәкъдим ителде.
Закон проектын агымдагы елның декабрендә хакимият каравына кертү планлаштырыла.
Закон проектнының яңалыкларыннан берсе – белем бирү системасының дәрәҗәләргә бүленүе: мәктәпкә кадәрге, гомуми, урта профессиональ һәм югары. Башлангыч профессиональ белем бирү булмаячак. Урта белем бирү ике төргә бүленәчәк: югары квалифицияле эшчене әзерләү программасы һәм урта звено белгечләрен әзерләү программасы.
Колледжларда бакалавр дәрәҗәсен, институтларда – бакалавр һәм белгеч, университетларда – бакалавр, магистр дәрәҗәләрен бирәчәкләр, монда ук исә аспирантура һәм докторантураны тәмамларга мөмкин булачак, закон проекты буенча болар югары уку йортыннан соңгы белем алу булып саналмаячак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International