Депутатлар сихерче һәм сихер ярдәмендә дәвалаучылар хезмәт күрсәтүләренә реклама оештыруны тыю турындагы закон проектын хупладылар

2010 елның 6 октябре, чәршәмбе
Дәүләт Думасы депутатлары “Реклама турында” Федераль законның 7, 24, 38 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон проектын беренче укылышта хупладылар.
Бу документ алга таба да хупланылса, оккультизм-мистика хезмәтләрен күрсәтүгә, бу хезмәтләрне күрсәтүчеләргә реклама ясау тыелачак. Моннан тыш, Россия законнары нигезендә рөхсәт алмаган дәвалаучылар да үзләренең хезмәтләренә реклама ясый алмаячак.
Закон проектының авторлары мондый чараларның зарурлыгын барлык авырулардан коткарырга, бозымны кайтарырга вәгъдә итә торган дәвалаучыларның, сихерчеләрнең, экстрасенсларның ышанычын югалткан кешеләрне алдый торган мошенниклар булып чыгулары белән аңлаталар.
Закон проекты реклама турындагы законның 38 статьясына үзгәрешләр кертә - реклама таратучыларның законның 24 статьясы таләпләрен бозган өчен җаваплылыгын өсти.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International