2016 елның 6 һәм 7 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыга М.А.Пашкова, җирле үзидарә органнарына Гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашыруга кагылышлы сораулар буенча хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, республиканың Биектау һәм Чистай районнарына чыктылар.
Закон тарафыннан каралган, милекчеләрдән авария хәлендәге торакларны алуга китерә торган эшләрнең тиешенчә үтәлеше өйрәнелде; гражданнарның аларга милек буларак туры килә торган авария хәлендәге торакларын сатып алу юлы белән алу турында белдерү кәгазьләрен алганлыкларын раслый торган документлар анализланды.
Районнарга чыгу барышында М.М.Ибәтов һәм М.А.Пашкова җирле үзидарә органнарының гражданнарны тузган торактан күчерү эшчәнлеге барышында туган четерекле сорауларына җаваплар бирделәр, районнарда әлеге программаны үтәү белән бәйле хокукый мәсьәләләр буенча гамәли һәм методик тәкъдимнәр әйттеләр.