Россиядә автор хокукларын саклау көчәйтелгән

2010 елның 8 октябре, җомга
РФ Президенты РФ ГК дүртенче өлешенә мөһим үзгәрешләр кертүче 2010 елның 4 октябрендәге 259-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды.
Кодексның әсәрләрне шәхси максатларда ирекле рәвештә (түләүсез һәм хокуклары булганның ризалыгыннан башка) яңгыратуга рөхсәт бирә торган 1273 номерлы статьясы инде бүген “зарурлык булганда” сүзләре белән тулыландырылган. Үзгәрешләргә караганда хокуклары булганнарның фонограмма, аудиовизуаль әсәрләр кебек автор хокуклары объектларыннан ирекле рәвештә файдалану вакытында бүләкләнү хокуклары саклана.
Моннан тыш, закон тарафыннан хокукы товар билгесе приоритеты датасына кадәр барлыкка килгән домена исеменә тәңгәл килгән товар билгеләрен теркәү каралаган.
Шулай ук, ярымүткәргечләр җитештерү технологиясенә кертелгән уйлап табып эшләнгән әйберне куллануга ирексездән гади (гадәттән тыш булмаган) лицензия тапшыру очраклары кыскартылган.
РФ ГК законы нигезендә географик объект атамалары кермәсә дә, әмма товар шул территориядә барлыкка килүне ачыклаган исемнәр закон тарафыннан сакланачак.
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International