ТР Юстиция министрлыгының сайлау комиссияләренә хокукый ярдәм күрсәтүе

2010 елның 11 октябре, дүшәмбе
Узган якшәмбедә Татарстан муниципаль берәмлекләре хакимиятенең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар үткәрелде.
Сайлау комиссияләренә сайлаулар үткәрүдә хокукый ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә ТР Юстиция министрлыгында эшче төркем оештырылды, аның составына Министрлыкның җитәкчеләре һәи белгечләре кертелде. Төремнең җитәкчесе итеп ТР юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген оештыру Департаменты башлыгы М.Х.Вафин билгеләнде.
Төркемнең вазыйфаларына сайлаулар үткәрү вакытында барлыкка килгән мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итүдә сайлау комиссияләренә ярдәм күрсәтү керде. Сайлаулар көнне Министрлыкта 8.00 алып 20.00. кадәр төркем әгъзаларының сменалы дежурствосы оештырылды. Оештыру вакытында һәм сайлаулар вакытында мәсьәләләр тумаса да, төркем әгъзалары гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтергә әзер тордылар. Юстиция министры М.М.Корманов сайлаулар көнен Кама Тамагы муниципаль районында үткәрде. Районда яшәүчеләр югары активлык күрсәттеләр: сайлау участокларына 90% артык сайлаучы килде.
 
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International