2016 елның 8 нче июненнән алып 10ысына кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе белән берлектә, Татарстан Республикасының Тукай суд районы буенча 1 нче һәм 2 нче суд участоклары эшчәнлегенең оештырылышын өйрәнде.
Эш барышында суд участокларының 2015 ел өчен эшчәнлекләренең төп күрсәткечләре: эшчәнлекнең оештырылышы, суд карарлары, беркетмәләр һәм башка суд документларының үз вакытында һәм сыйфатлы рәсмиләштерелүләре өйрәнелде.
Гражданнарның суд яклавына мөрәҗәгать итү буенча конституциячел хокукларын киртәләрсез гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә, гражданнарны кабул итү, суд аппараты хезмәткәрләренең үз-үзләрен тоту тәртипләренә һәм эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде.
Татарстан Республикасының Тукай суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең эшчәнлекләре нәтиҗәлелеген алга таба үстерү максатыннан тиешле күрсәтмәләр бирелде.