Күрсәтелгән закон проекты нигезендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы белән төзелгән шартнамә нигезендә пенсия белән тәэмин итүне гамәлгә ашыра торган орган тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары дәүләт граждан хезмәткәрләренә һәм муниципаль хезмәткәрләргә пенсияләренең күләмен һәм түләүне билгеләү, яңадан санау мөмкинлеген булдырырга тәкъдим ителә, шул исәптән аны китерүне оештыру да күздә тотыла.
Әлеге мәсьәлә хакында фикер алышуда Татарстан Республикасы Президенты Хокук идарәсе башлыгы Ф.Р.Волкова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы А.А.Ощепков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы урынбасары Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының хокук бүлеге башлыгы А.Л.Анфимова, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге башлыгы А.Р.Каримова һәм закон проектлары белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Л.И.Ибрагимова катнашты.
Утырыш нәтиҗәләре буенача әлеге федераль закон проектын, яңгыраган төзәтмәләрне искә алып, хуплау турындагы карарга килделәр һәм проектны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертеп, аннан соң беренчел хокукый бәя бирү өчен Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасына юнәлтергә карар кылынды.