2016 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында катнашты, “Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарәләренә муниципаль район составына керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары исемлеген алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләре бирү турында” Татарстан Республикасы законының үтәлеше барышы турында” доклады белән чыгыш ясады.
Утырышта шулай ук түбәндәге мәсьәләләр дә каралды:
Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы законының 8 һәм 32 статьяларына һәм “Татарстан Республикасының муниципаль хезмәт кодексы” 29 статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты турында;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының 2016 елның I яртыеллыгына эш нәтиҗәләре турында;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының 2016 елның III кварталына эш планы турында;
федераль закон проектлары турында.