Икътисади хокук бозулар өчен – сизелерлек күләмдәге штрафлар

2010 елның 13 октябре, чәршәмбе
 
РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан җинаять законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проекты эшләнелде. Документ РФ Президенты Администрациясенә юнәлдерелгән дип хәбәр итте РФ юстиция министры А.Коновалов.
Бу документ нигезендә икътисади җинаятьләр өчен зур күләмдәге штрафлар белән җәза бирелергә тиеш. Ул штрафларның күләмнәре китерелгән зыян күләменә һәм җинаятьчеләрнең бизнеслары бәясенә бәйле булачак.
Моннан тыш, теләсә кайчы җинаять өчен альтернатив җәзалар да каралган. Коновалов фикеренчә, закон проекты агымдагы ел дәверендә үз көченә керергә мөмкин.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International