Җәмәгать судьяларын федераль судьяларга тәңгәлләштерәчәкләр

2010 елның 16 октябре, шимбә
Тверь өлкәсе законнар чыгару Собраниесе Дәүләт Думасына “Россия Федерациясе җәмәгать судьялары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын кертте.
Җәмәгать судьясы вазыйфасына җәмәгать судьясы вәкаләтләре срогы чыканчы алты ай калганнан да соң булмаган вакытта билгеләү (сайлау) процедурасының башлануына мөмкинлек бирә торган үзгәрешләрне кертергә тәкъдим ителә.
188-ФЗ номерлы Федераль закон җәмәгать судьясы вәкаләтләре бетү көнен билгели торган нигезләмәләр белән тулыландырыла.
Җәмәгать судьясы вәкаләтләре бетү көне булып түбәндәгеләр санала:
аның вәкаләтләре беткән айның соңгы көне;
аның җәмәгать судьясы вазыйфасында булуы яше чигенә җиткән айның соңгы көне;
судьялар квалификацияле коллегиясенең судья вәкаләтләре вакытыннан алда бетерелү турындагы карары үз көченә кергән көннән соң килгән көн.
Җәмәгать судьясы вазыйфасына кабат һәм алга таба буласы билгеләнү (сайлану) тәкъдим ителгән тәртибе, закон проекты авторлары фикеренчә, җәмәгать судьяларының вәкаләтләре бетерелү һәм күрсәтелгән вазыйфага билгеләү (сайлау) вакытында барлыкка килә торган зур йөкләнелешен бетерүгә китерер иде.
Җәмәгать судьясы вәкаләтләре бетерелү көнен закон тарафыннан билгеләп кую әлеге датаны конкретлаштырыр иде, бк шул исәптән җәмәгать судьясы вакансиясе ачылу датасы өчен дә мөһим.
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International