Докторлык диссертациясен яклау белән котлыйбыз!

2010 елның 18 октябре, дүшәмбе
2010 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Мидхәт Мәзгут улы Корманов юридик фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен язылган диссертациясен уңышлы яклады.
“Конституция-хокук җаваплылыгы, Россия Федерациясе субъектларының законнар чыгаручы орган вәкаләтләрен бетерү, дәвам иттерү мәсьәләләре: теоретик-гамәли тикшеренү” темасына язылган диссертацияне яклау В.М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында узды. Фәнни консультант: Россия Федерациясенең атказанган фәннәр эшлеклесе, юридик фәннәр докторы, профессор Авакьян Сурен Адибекович.
Рәсми оппонентлар:
- юридик фәннәр докторы, профессор Виноградов Вадим Александрович
(РФ Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясе);
- юридик фәннәр докторы, профессор Комарова Валентина Викторовна
(О.Е.Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик академия);
- юридик фәннәр докторы, профессор Постников Александр Евгеньевич
(РФ Хакимияте каршындагы законнар чыгару һәм чагыштырма хокук укыту Институты).
Хөрмәтле Мидхәт Мәзгутович, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы докторлык диссертациясен уңышлы яклавыгыз белән Сезне чын күңелдән тәбрикли һәм нык сәламәтлек, яңа сыйфатта – фәннәр докторы сыйфатында нәтиҗәле хезмәт итүегезне тели!
Әлеге вакыйга сезнең тормышыгызда профессиональ осталыкларыгызның югарылыгына этәргеч булсын, иҗади дәрт, уйларыгызның һәм башлаган эшләрегезнең гамәлгә ашуын телибез!
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International