Россия юристлары Ассоциациясенең Коррупциягә каршы көрәш турындагы Бөтенроссия конференциясенә сәфәр чыгуы

2010 елның 19 октябре, сишәмбе
2010 елның 15-16 октябрендә Екатеринбург шәһәрендә Россия юристлары Ассоциациясенең “Хакимият һәм җәмәгать. Коррупциягә каршы көрәш” темасына Бөтенроссия конференциясе узды.
Конференциядә Россия Федерациясенең күп кенә субъектларыннан 150 артык вәкиле катнашты, шул исәптән Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлегеннән аппарат җитәкчесе Паймухин В.Б., ТР Юстиция министрлыгы мәгълүмат-аналитик эш, координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Чашин А.М.
Конференция Ассоциация рәисе П.В.Крашенинников һәм Ассоциация Идарәсе рәисе И.Е.Манылов җитәкчелегендә уздырылды. Конференцияне ачуда Свердлов өлкәсендә Хакимият Рәсие А.Л. Гредин, Урал федераль округында Россия Президенты вәкаләтле вәкиленең ярдәмчесе С.Е. Устьянцев тә катнашты.
П.В. Крашенинников, И.В. Манылов, шулай ук башкарма хакимиятнең федераль органнарының, федераль мәгариф һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләр вәкилләре конференция темасы буенча чыгыш ясадылар.
Конференциянең беренче көне юристлар Ассоциациясенең коррупциягә каршы көрәш буенча проекты турында фикер алышуга багышланган иде. Киңәшмәдә РЮА Татарстан бүлеге вәкилләре катнашты.
Чара кысаларында Ассоциациянең региональ җитәкчеләренең җыелышы узды, анда коррупциягә каршы көрәш ысулларын оптимизацияләү буенча карарларны эшләп чыгару һәм алар хакында фикер алышу дәвам итте.
Икенче көнне конференция “Норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү: методика, процедура, үткәрү тәҗрибәсе” темасына семинар-тренинг үткәрү белән дәвам итте.
Семинар-тренинг вакытында коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру һәм үткәрү буенча мөһим мәгълүмат алынды, катнашучыларга тест үткәрелде. Семинар-тренинг нәтиҗәләре буенча катнашучыларга аларның катнашуларын дәлилли торган сертификатлар тапшырылды.
Семинар-тренинг вакытында методик материал алынды (26.02.2010 елда 96 номерлы РФ Хакимияте карары белән расланган норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү Методикасына фәнни-практик комментарий, эгарыда күрсәтелгән Методиканы практик яктан өйрәнү өчен кейс-биремнәр һ.б.)
Конференциядә катнашучылар экскурсия программасында катнашу мөмкинлекләреннән файдаландылар һәм Екатеринбург шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштылар. Конференци барышында ЮАР Татарстан бүлеге вәкилләре тарафыннан алынган фәнни-методик материаллар закон проектлары белән эшләү, ТР норматив хокукый актларның бердәм банкы бүләгенә, Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментына эшләү вакытында куллану өчен тапшырылды.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International