2010 елның 18 октябрендә Экспертлар советы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы түбәндәге закон пароектлары тикшерелде: Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы эшләгән “Татарстан Республикссы дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР закон проекты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшләгән “Татарстан Республикасы территориясендә энергияне саклау һәм энергия сыйфатлылыгын күтәрү турында” (кабат), “Татарстан Республикасы энергия саклау өлкәсендәге аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалткан дип тану турында” ТР закон проекты, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы эшләгән “Латин графикасы нигезендә татар алфавитын торгызу турында” Татарстан Республикасы Законы үз көчен югалткан дип тану хакында” ТР закон проекты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын язу Идарәсе тарафыннан эшләнгән “Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү вәкаләтләрен бирү турында” ТР закон проекты.
Экспертлар советы карары нигезендә “Татарстан Республикасы территориясендә энергияне саклау һәм энергия сыйфатлылыгын күтәрү турында” Татарстан Республикасы закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Хокук идарәсе төзәтмәләрен исәпкә алып, җиренә җиткереп эшләү өчен кире җибәрелде. Калган Татарстан Республикасы закон проектлары Экспертлар советы карары нигезендә хупланылды һәм хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацион комитетының киләсе утырышы көн тәртибенә кертелде.