ТР Юстиция министрлыгы юристлары “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә катнаштылар

2010 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстанда “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясе бара, анда барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре һәм ведомстволары, предприятиеләре, уку йортлары вәкилләре катнашалар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы республика территориясендә урнашкан урманнарның санитар-экологик хәлен яхшыртуга үзенең өлешен кертте. Министрлыкка Столбище кишәрлек урманчылыгының 24 нче кварталы территориясе бүлеп бирелгән иде.
Министрлык хезмәткәрләре Дубравная урамы янындагы урман кишәрлеген көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар. әлеге микрорайонда яши торган халык бу урыннарда ял итәргә, физкультура белән шөгыльләнергә яраталар. Иртәнге саф урман һавасында балалар белән ял итәргә яисә спорт белән шөгыльләнергә чыккан шәһәрдә яшәүчеләр урманны чистарту идеясен шатланып каршы алдылар, югыйсә көнкүреш калдыкларының урыны урман агачлары-чибәркәйләре янында түгел.
Әйләнә-тирәбезгә зыянны сәнәгать предприятиеләре һәм урман янгыннары гына китерми. Кешенең табигать байлыкларына тискәре мөнәсәбәте дә Планетабызның үпкәләре булган урманнарга зур зыяе китерә. Урман эчендәге болынчыклар һәм су буе тирәләре көнкүреш калдыкларыннан торган зур чүплекләргә әйләнәләр.
Урманчылар һәм авылда яшәүчеләр мөмкинчелекләре җиткән кадәр урманнарда тәртип сакларага тырышалар, әмма бер урманчы гына бу проблеманы хәл итми, әлбәттә. Шуңа күрә Татарстанда республика территориясендәге урманнарның, су буйларының, чишмә буйларының санитар-экологик хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән “Татарстанның чиста урманнары” акциясе игълан ителде. Балаларыбызга, оныкларыбызга саф һава, чиста су һәм уңыш китерерлек җир калдырыйк!
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International