2016 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Адвокатлар палатасы, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы законнарны гамәлгә ашыру кысаларында, “Санкт-Петербург халкының электрон социаль регистры” (алга таба - АИС ЭСРН) автоматлаштырылган ситемасын файдалану тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан Санкт-Петербургка уртак визит ясадылар.
Дәүләт хакимияте башкарма органының Санкт-Петербургта гражданнарны түләүсез юридик ярдәм белән тәэмин итү өлкәсендә вәкаләтле булган Санкт-Петербургның Социаль сәясәт комитетыннан (алга таба - Комитет) булган коллегалар кунакларга Санкт-Петербургның “Шәһәр мәгълүмат-исәп-хисап үзәге” дәүләт казна учреждениесендә (Комитет ведомствосындагы учреждение) “Юридик ярдәм” системасы эшенә презентация уздырдылар.
“Юридик ярдәм” системасы АИС ЭСРН базасында гамәлгә ашырылган һәм гражданнарның дәүләт системасында катнашучы адвокатлардан түләүсез юридик ярдәм алулары эшен җиңеләйтүгә, шулай ук бу эшчәнлектәге адвокатлар хезмәтенә түләү эшләрен җайлаштыруга һәм бюджет акчаларын максатчан файдалануга күзәтчелек итүгә юнәлдерелгән.
Республика белгечләре әлеге системаны кертү һәм аның эш үзенчәлекләре буенча кыйммәтле тәҗрибә алдылар, бу тәҗрибә исә “Татарстан Республикасы халкының социаль регистры” дәүләт мәгълүмат системасы кысаларында “Түләүсез юридик ярдәм” системасын кертү мәсьәләләрен эшләүдә кулланылачак.