Җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

2016 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эшчәнлек  һәм муниципаль регистны алып бару бүлеге хезмәткәре А.В.Лохотский һәм  җирле үзидарә органнарына хокукый һәм консультация бирү-методик ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Е.Г.Газизова белән берлектә, республиканың Чистай муниципаль районына чыктылар.

Районга чыгу барышында Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып баруга кагылышлы мьәләләр буенча вазыйфаи затларга хокукый, консультация бирү-методик ярдәм күрсәтелде, “Татарстан Республикасы муниципаль районнары җирле үзидарә органнарына муниципаль районга керә торган авыллардан Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары исемлегенә кертер өчен кирәк булган мәгълүматны җыю буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 2015 елның 3 ноябрендәге № 92-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыру буенча алып барылган эшчәнлек өйрәнелде.

Моннан тыш норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру  эшенең торышы өйрәнелде, административ комиссия эшчәнлеге, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча программаның һәм “Муниципаль хезмәтне үстерү” муниципаль программасының үтәлеше тикшерелде.

Закон тарафыннан каралган, милекчеләрдән авария хәлендәге торакларны алуга китерә торган эшләрнең тиешенчә үтәлеше өйрәнелде; гражданнарның аларга милек буларак туры килә торган авария хәлендәге торакларын сатып алу юлы белән алу турында белдерү кәгазьләрен алганлыкларын раслый торган документлар анализланды.

Районга чыгу барышында Министрлык хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарының гражданнарны тузган торактан күчерү эшчәнлеге барышында туган четерекле сорауларына җаваплар бирделәр, районда әлеге программаны үтәү белән бәйле хокукый мәсьәләләр буенча гамәли һәм методик тәкъдимнәр әйттеләр.

Ахырдан министр урынбасары тарафыннан районның җирле үзидарәсе органнарының җаваплы хезмәткәрләре белән актуаль мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International