Минюст җәнаять-башкару законнарынна төзәтмәләр кертәчәк

2010 елның 25 октябре, дүшәмбе
РФ Юстиция министрлыгы үзенең сайтында “Россия Федерациясе Җинаять-башкару кодексының 89 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проектын бастырган. Бу документ кулга алынганнар өчен чит кешеләр белән күрешү өчен озак вакыт бирүне тыя.
Закон проекты нигезендә, кулга алынган кеше белән аның туганнары гына берничә көн була алалар.
Бүген казна йорты башлыгы үзенең кулга алнган тоткынына чит кеше белән озак вакыт очрашырга рөхсәт бирә. Әмма, закон проекты авторлары фикере буенча, бу тоткыннарның моның белән тискәре уйда файдалануга китерә. Законда бу күрешүләргә булган билгеле конкрет таләпләр юк. Һәрвакыт башлык үзе теләгәнчә эш итә. Гадел башлык гаделлек күрсәтә, ә гадел булмаганы – киресенчә.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International