Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Россия Минфинында эшче төркем утырышында

2010 елның 25 октябре, дүшәмбе
2011 елның 1 гыйнварыннан “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый хәлләрен камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2010 елның 8 маендагы 83-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә.
22-23 октябрьдә Россия Федерациясе Финанс министрлыгында югарыда күрсәтелгән Федераль законны гамәлгә кертү максатында норматив хокукый актларны әзерләү буенча эшче төркем утырышы узды. Әлеге эшче төркем әгъзасы булып Татарстан Республикасы юстиция министры беренче урынбасары С.Н.Столяров тора, ул чара программасындагы мәсьәләләрне тикшерүдә катнашты.
Утырышта чыгыш ясаган Россия Минфинының бюджет сәясәте һәм методология Департаменты Директоры А.М.Лавров эшче төркем мәсьәләләрен билгеләде һәм күрсәтелгән Федераль законны гамәлгә кертү турында мәгълүмат бирде. 83-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә кертү турында бу юнәлештә эшләү нәтиҗәләре буенча шундый ук мәгълүматны Федераль казначылык та тапшырды.
 Эшче төркем әгъзалары бюджет өлкәсендә дәүләт хезмәт күрсәтүләренең сыйфатлылыгын күтәрү, автономияле һәм бюджет учреждениеләренә бюджет инвестицияләрен бирү, мәгариф, спорт һәм яшьләр сәясәте, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәләрендә дәүләт (муниципаль) биремнәрне формалау һәм финанс яктан тәэмин итү турында һәм башка мөһим мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Әлеге мәсьәләләрнең кайберләре буенча дискуссия үткәрелде.
Эш ике көнлек утырыш нәтиҗәләрен чыгару һәм алдагы эш планнарын билгеләү белән тәмамланды.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International