Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең үрнәк (модель) уставларын әзерләү турында

2010 елның 26 октябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр М.М.Корманов рәислегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең үрнәк (модель) уставларын әзерләү буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы, шулай ук Югары Ослан һәм Зәй муниципаль районнары җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Фикер алышу барышында эшче төркем әгъзаларының муниципаль берәмлекләренең үрнәк (модель) уставларын әзерләү буенча тәкъдимнәре тикшерелде.
Шулай итеп, аерым алганда, модель уставларның күләме һәм эчтәлегенә кагылышлы мәсьәлә каралды. Татарстан Республикасы Юстиция министры М.М.Корманов билгеләвенчә, җирле үзидарә органнарының хокуклары һәм вазыйфалары уставларында детальләштерелгән регламентлаштыру үткәрү зарур.
Моннан тыш, утырышта контроль-ревизия үткәрү органын формалау тәртибе һәм хокукый статусы, муниципаль берәмлекләрнең рәсми символлары кебек мәсьәләләр каралды, муниципаль сайлауларга кагылышлы аерым позицияләр ачыкланды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча югарыда күрсәтелгән уставларга тиешле төзәтмәләр кертергә һәм модель уставларны чираттагы утырышта кабат тикшерергә дигән карар кабул ителде.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International