2016 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасының адвокатлар һәм нотариаль палатасы белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати-консультация бирү төркеме составында, кешеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының Уракчы һәм Яңа Арыш авыл җирлекләренә чыктылар.
Гражданнарны кабул итү барышында ике авыл җирлеге халкына хокукый ярдәм күрсәтелде.
Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күпчелеген торак йортны үз милке итеп рәсмиләштерүгә, торакны хосусыйлаштыруга, төрле төрдәге ташламалар алуга, хәрби-табиблар комиссиясе карары чыгару тәртибенә үзгәрешләр, инвалидлык билгеләү, пенсия күләмен билгеләүгә, тиешле елларны эшләгән өчен пенсиягә тизрәк чыгуга кагылышлы мәсьәләләр кызыксындыра.
Авыл кешеләре консультация бирүдә катнашучы белгечләрдән барлык сорауларына да тулы җаваплар алдылар.