Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгы аттестациясе комиссиясенең ТР җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең дәүләт граждан вазыйфаларын биләүгә муафыйклыкка имтихан алу буенча чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина алып барды.
Аттестациягә Казан шәһәре, Яр Чаллы, Зәй, Мамадыш һәм республиканың башка шәһәрләре һәм районнарының җәмәгать судьялары аппаратларыннан 12 дәүләт граждан хезмәткәре кертелде.
Аттестация комиссиясе әгъзалары карары буенча: барлык имтихан тотучылар да биләгән вазыйфаларына туры килүне ачыклыйторган имтиханнарын уңышлы тапшырдылар. җәмәгать судьялары аппаратының бер хезмәткәре, атап әйткәндә, Мәскәү районының 4 номерлы суд участогы җәмәгать судьясының суд утырышы секретаре Н.М.Федотова аттестация нәтиҗәләре буенча кадрлар резервына кертелде.