Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

2016 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында министрның беренче урынбасары А.М.Фролов җитәкчелегендә Зеленодольск муниципаль районында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов та катнашты.

Киңәшмә эшендә “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешма, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Зеленодольск муниципаль районы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International