Транспорт һәм җир салымнарын түләү срокларының яңартылуы турында
2010 елның 1 ноябре, дүшәмбе
“Салымнар, җыемнар, пеня һәм штрафлар түләү буенча бурычларны һәм башка салым өлкәсендәге администрацияләү мәсьәләләрен җайга салу нигезендә РФ Салым кодексының беренче һәм икенче өлешенә һәм РФ кайбер законнар чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү, шулай ук Россия Федерациясе законнар чыгаручы актларны үз көчләрен югалткан дип тану турында” 2010 елның 27 июлендәге 229-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә РФ Салым кодексының “Транспорт салымы” 28 нче бүлегенә һәм “Җир салымы” 31 нче бүлегенә үзгәрешләр кертелде, бу үзгәрешләр Россия Федерациясе субъектлары законнар чыгаручы (вәкиллекле) органнарының һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының транспорт һәм җир салымнарын түләүнең конкрет срокларын билгеләү буенча вәкаләтләренә кагыла.
РФ Салым кодексына кертелгән төзәтмәләр ярдәмендә региональ һәм җирле хакимиятләрнең транспорт һәм җир салымнарын түләүнең конкрет срокларын билгеләү буенча вәкаләтләре ачыкланды.
Физик затлар өчен транспорт салымын түләү срогы үтеп киткән салым түләү периодыннан соң килгән елның 1 ноябреннән иртәрәк билгеләнергә тиеш түгел (229-ФЗ номерлы Федераль закон редакциясендә Салым кодексының 363 ст. Күрсәтелгән норма 2010 елның 2 сентябреннән үз көченә керде.).
Шәхси эшкуар булмаган физик затлар өчен җир салымын түләү срогы шулай ук үтеп киткән салым түләү периодыннан соң килгән елның 1 ноябреннән иртәрәк билгеләнергә тиеш түгел (229-ФЗ номерлы Федераль закон редакциясендә Салым кодексының 397 ст. Күрсәтелгән норма 2011 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.).