2016 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс оештыру һәм уздыру буенча комиссия утырышы узды.
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча конкурсның ярымфинал этабына узган катнашучылар исемлеге расланды:
“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты” номинациясе буенча: Д.Н.Крылова, М.И.Абызова, Н.С.Гыйльметдинова, И.Ю.Салихова, Л.К.Шаһивәлива;
“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы суд утырышы секретаре” номинациясе буенча: Л.С.Иванова, К.А.Гаранина, Ю.В.Кириллова, Л.Р.Гусакова, Г.Д.Талбиева;
“Иң яхшы 2 нче разрядлы өлкән белгеч - җәмәгать судьясы аппараты канцеляриясе мөдире” номинациясе буенча: И.Н.Катаржникова, Г.Ф.Хәйретдинова, Р.А.Шаповалова, М.А.Тихонова, Г.Н.Гаязова, Р.М.Хаҗиева;
“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы 2 нче разрядлы белгече” номинациясе буенча: А.И.Мөхәммәтҗанова, Р.М.Габдрахманова, Н.Н.Кудашова, Ю.Р.Мөбәрәкшина, Р.А.Мәхмүтова.