2016 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурслар үткәрелде.
Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурста 9 кеше катнашты.
Конкурс комиссиясе карары белән җиңүчеләр дип табылдылар:
Горшенева Евгения Владимировна Татарстан Республикасы Зеленодольск суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Усачева Юлия Васильевна Татарстан Республикасы Зәй суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Шәяхмәтова Альбина Рөстәм кызы 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Баулы суд районы буенча җәмәгать судьясы аппаратлары канцеляриясе мөдире вазыйфасына;
Вәлиуллина Сабина Рамил кызы 2 разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәре Совет суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты канцелярия мөдире вазыйфасына;
Романова Кристина Васильевна Казан шәһәре Совет суд районы буенча 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич катнаштылар.