Чарада Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе В.Ф. Яковлев, Россия Федерациясе юстиция министры А.В. Коновалов, Россия Федерациясе юстиция министры урынбасары В.Н. Лихачев, Беларусь Республикасы юстиция министры В.Г. Голованов, Киргизия Республикасы юстиция министры А.Ж. Салянова, Таджикистан Республикасы юстиция министры Б.Т. Худояров, Армения Республикасы юстиция министры Г.Б. Даниелян, Казахстан Республикасы юстиция министры Р.Т. Тусупбеков, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе Хакимияте каршындагы закон чыгару һәм чагыштырма хокук алып бару Институты директоры Т.Я. Хәбриева катнашачак.
Чара кысаларында Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге вәкилләре булган дәүләтләрнең суд карарларын үтәлеше мәсьәләләре турында фикер алышу, дәүләтләрнең халыкара шартнамәләр проектларына, закон проектларына һәм закон асты актлары проектларына, Евразия икътисади җәмгыять вәкилләре булган дәүләтләрнең граждан законнар чыгаруны гармонизацияләүгә экспертиза үткәрү буенча хезмәттәшлеге планлаштырылган.