Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм, шул исәптән түләүсез ярдәм, күрсәтү системасын, федераль һәм республика законнарын чыгаруны, республикада яшәүче гражданнарның хокукый мәгрифәтлелеген камилләштерү һәм үстерү шартларында, алга таба этәрү нигезендә Татарстан Республикасы Президенты 2010 елның 22 мартында “Татарстан Республикасында юридик ярдәм күрсәтү системасын һәм халыкның хокукый мәгрифәтлелеген үстерү чаралары турында” Указын имзалады.
Югарыда күрсәтелгән Указ нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына халыкка юридик ярдәм күрсәтү республика программасын эшләп Татарстан Республикасы Президенты раславына тәкъдим итәргә боерылган.
Бүгенге көндә Татарстан Республиксында 2011-2013 елларда халыкны хокукый мәгрифәтле итү һәм гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча Озак вакытлы максатчан программа проекты Татарстан Республиксы Президен Аппаратының Дәүләт хокукый идарәсенең искәртмәләрен исәпкә алып, Татарстан Республиксы Юстиция министрлыгына тапшырылды.